Татарстанда студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры старт алды

2020 елның 12 июне, җомга

Студентлар актив рәвештә эшкә әзерләнә - сайлап алынган белгечлекләр буенча укулар уза, хезмәт проектларына конкурс сайлап алуларында катнашалар һәм җәй җитүне тулы әзерлек белән каршылау өчен сессияне вакытыннан алда ябалар.

Ел саен республиканың хезмәт хәрәкәтендә 10000нән артык яшьләр катнаша. Инде бүген үк студентлар отрядлары вәкилләре төзелеш, яшь буынны тәрбияләү, транспорт, авыл һәм урман хуҗалыклары һәм икътисадның башка сегментларында хезмәт куялар. Бу-төзелеш объектлары, «Россия Почтасы» бүлекчәләре, сәламәтлек саклау, энергетика һәм хокук тәртибен саклау өлкәләре. Тиздән Студентлар балалар ялы тармагында, шулай ук «ПОЗиС» заводында механик җыю эшләре слесарьлары, станок һәм слесарь эшләре контролерлары һәм сыештыручы сыйфатында эшкә керешәчәкләр. Шулай ук быел студентларны балык эшкәртү предприятиеләрендә эшләү өчен Камчатка краена җибәрү планлаштырыла.

Эшкә урнашу процессы иң кызган чорда. Якын арада студентлар бөтен ил территориясендә төрле хезмәт объектларында эшли башлаячак. Дөньяда барган вакыйгалар яшьләрнең хезмәт мәшгульлеген оештыру эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертте. Республиканың төрле объектларында һәм предприятиеләрендә эшләү өчен студентлар отрядларында катнашучыларны җәлеп итү буенча килешү кампаниясе дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International