«Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы активистлары 15 июньнән 1 июльгә кадәр, Төп законга тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең асылы турында сөйләү өчен, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән җәмәгать урыннарында мәгълүмат нокталарын җәелдерәчәк. Волонтерлар шулай ук төзәтмәләрнең асылын аңлатучы мәгълүмати материаллар таратачаклар.
Татарстаннан 517 волонтер әлеге проектта катнашу өчен 2020 елның мартыннан әзерләнгән. Корпус активистлары җитди әзерлек уздылар. Платформада Dobro.ru иреклеләр онлайн-курс уздылар, анда илнең эре волонтерлык хәрәкәтләре, Үзәк сайлау комиссиясе, шулай ук Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем вәкилләреннән лекцияләр тыңладылар.
Моннан тыш, ирекле ярдәмчеләргә «Волонтер-медиклар», «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтләрендә һәм башка зур иреклеләр берләшмәләрендә катнашучылар ярдәм итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иреклеләр тавыш бирү көнендә дә эшсез калмаячак, активистлар халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә участокларда ярдәм итәчәк. Бу егетләрне җиңел генә белергә мөмкин булачак: аларның фирма киеменең дизайнын федераль команда эшләгән инде.
Сүз уңаенда, РФ Хөкүмәте тарафыннан волонтерлык эшчәнлегенә ярдәм итү турындагы 114 статьяга төзәтмәләр волонтерларның югары статусын беркетергә мөмкинлек бирәчәк.