Татарстаннан 66 проект, шулар арасында 16сы балалар һәм яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, Россия Президенты грантларын бирү конкурсы нәтиҗәләре буенча финанс ярдәме алачак. Республика проектларына бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы – 120 миллион сумнан артык.
Җиңүчеләр арасында - «COMBOnation X2» брейкинг һәм урам сәнгате буенча халыкара турнир проектын тәкъдим иткән «Татарстан яшьләре»төбәк иҗтимагый оешмасы – Аны тормышка ашыру өчен ул 2 497 104 сум акча алган. «Татарстан яшьләре» вәкилләре сүзләренә караганда, турнир Татарстанның да, бөтен Россиянең дә заманча туристик һәм мәдәни потенциалын үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык була ала, шулай ук республика һәм ил халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәчәк.