Татарстанда «Восток» космик лагере һәм олимпия «Хыял» лагере ачылачак

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Восток» һәм «Хыял» балалар сәламәтләндерү лагерьларында күчмә киңәшмәләр үткәрде.

Министр лагерь территориясен карап чыкты һәм «Восток» корпусларында капиталь ремонт барышы белән танышты. Лагерьда урам утлары яңартылачак, спорт чаралары өчен мәйданчык оештырылачак, актлар залы ремонтланачак һәм урам сәхнәсе төзеләчәк. Моннан тыш, «Восток» территориясендә воркаут һәм спорт уеннары өчен мәйданчык төзеләчәк.

Яшел Үзән районында да әһәмиятле объектлар ныклап төзекләндереләчәк. Бу-М.Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагере, ул Ильинский авылы янында урнашкан. Быел ул балалар өчен ишекләрен ачачак, ә киләсе елда биредә ремонт башланачак. Шулай итеп, һәр корпуста косметик ремонт ясалган һәм балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Моннан тыш, тиздән лагерьның спорт инфраструктурасы да яхшырыр дип көтелә.

Киләсе елда масштаблы ремонт уздырылачак икенче объект «Хыял» балалар сәламәтләндерү лагере. Лагерь Идел-Кама тыюлыгы территориясендә урнашкан. Лагерь берничә ел инде балаларны ГТО нормаларын үтәүгә әзерләү белән шөгыльләнгәнгә күрә, Олимпия уеннары белән бәйле яңа концепция эшләү турында карар кабул ителде. Бу тематикада корпуслар, ашханә, клуб һәм башка биналар бизәләчәк. Сүз уңаенда, клубның террасы да барлыкка киләчәк, анда ачык һавада мәдәни-массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International