Яшьлек-ул яшь кенә түгел. Бу күңелнең үзенчәлекле халәте, бу эзләнүләр, ачышлар, үз-үзеңә ышаныч һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты. Нәкъ менә яшьлек-иң яхшы мөмкинлекләр вакыты!
Сез-хәзерге мәктәп укучылары һәм студентлар, яшь белгечләр һәм тикшеренүчеләр, инженерлар һәм эшчеләр, эшкуарлар, администраторлар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләреннән – туган төбәкнең генә түгел, Россиянең дә киләчәге бәйле. Бүген, Яшьләр көнендә, сез инде хәзер үк иҗади һәм профессиональ үсештә уңышлы адымнар ясавыгыз, фәндә, бизнеста беренче мөһим җиңүләргә ирешүегез, иҗтимагый, спорт һәм социаль проектларны уңышлы тормышка ашыруыгыз аеруча күңелле.