"Конституция волонтерлары" ярдәме белән Татарстанда төзәтмәләр турында 60 меңгә якын кеше белде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Конституция волонтерлары»волонтерлык үзәгенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада ТР Яшьләр эшләре  министры урынбасары Анна Захматова, «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин һәм волонтер-медик Анна Макарова катнашты.
«Конституция волонтерлары» оешмасының ТРдагы мәгълүмат үзәкләре эше барышында ирекле ярдәмчеләр төзәтмәләр мәсьәләләре буенча 60 меңгә якын кешегә консультация бирделәр, аларга 450 меңнән артык тарату материаллары тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International