2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлауга һәм төзүгә миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Җәй - балаларга» программасы буенча республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 лагерь яңартылачак. Лагерьлар барлык заманча таләпләргә дә җавап бирәчәк.
«Һичшиксез, балаларның сыйфатлы ялында инфраструктура бик зур роль уйный. Сез инде беләсез, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән без «җәй – балаларга» дигән масштаблы программаны гамәлгә ашырабыз. Безнең программа лагерьларны яңартырга гына түгел, аларның үткәрү сәләтен арттырырга да мөмкинлек бирә, бу безгә якындагы елларда балалар лагерьларында каникуллар үткәрә алачак балалар санын җитди арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә багышланган брифингта.
2019 елдан башлап, Татарстанда 23 лагерь яңартылган инде. Алар территориясендә эшләр тәмамланган диярлек, лагерьлар балаларны каршыларга әзерләнә.