4 июльдән 16 августка кадәр Алексеевск районында Биләр музей-тыюлыгы территориясендә IX «Сәләт»Халыкара яшьләр белем бирү форумы узачак.
Форум-ул чын татар-рус икетеллелек территориясе, белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхси һәм профессиональ сыйфатларны үстерү, дөньядагы иң актуаль фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу өчен платформа.
Менә инде өченче ел рәттән "Сәләт" форумы 6 смена форматында уза һәм бу ел да мондый сменалар узачак.