Татарстан яшьләре җәй көне узачак Бөтенроссия форумнарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Июль аена «Таврида», «Евразия Global», «Утро», «Яшь аграрийлар», «OstroVa Синең киләчәк» һәм «Арктика. Россиядә эшләнгән», «іВолга», «Алтай», «Территория смыслов» һ.б. форумнарын үткәрү даталары якын арада оештыручылар тарафыннан игълан ителәчәк.
Форумнарда катнашу өчен гаризаны «Россия яшьләре» АИС системасында калдырырга кирәк.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле күп кенә форумнар онлайн форматында узачак.