2020 елның 4 һәм 5 июлендә конкурслы сайлап алу узган «Барс» (КДАТУ), «Оникс» (КДЭУ), «AVIVA» (КДАВМА), «Altea» (КДАТУ) студентлар сервис отрядларыннан 112 кеше Кырым Республикасына «Ялта-Интурист» кунакханә комплексында һәм «Мрия Резорт & СПА»санаторий-курорт комплексында эшләү өчен китәчәк.
Балалар «Ялта» һәм «Мрия»Бөтенроссия студентлар сервис отрядлары составында эшләячәк. Студентларга официантлар, кухня хезмәткәрләре, пешекчеләр, барменнар, коткаручылар һәм яшелләндерүчеләр сыйфатында эшләргә туры киләчәк.
Хезмәт эшчәнлегеннән тыш, егетләр комиссарлык эшчәнлеге буенча ярышларда да катнашачаклар. Сервис юнәлеше өчен хезмәт сезоны сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.