«Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале быел зур колач белән узачак. Бу хакта кичә, 9 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов үткәргән «Наше время – Безнең заман» фестиваленең оештыру комитеты утырышында билгеле булды.