Кичә онлайн режимда РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты каршындагы Яшьләр эшләре буенча комитетның киңәйтелгән утырышы узды.
ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты каршындагы Яшьләр эшләре буенча комитетның киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырышта катнашучылар яшьләр сәясәте өлкәсендә закон проектлары турында фикер алыштылар.