Бүген Казанда «Яшьләр вакыты»Яшьләр сайлау алды штабы үз эшен башлады. Штаб ачылышында ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина һәм Татарстан районнарыннан яшь кандидатлар чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайлау алды штабы эше кысаларында белем бирү модуле беренче тапкыр кертелә, аның программасының төп өлеше яшьләр соравы буенча формалаштырылган. Июль аеннан сентябрьгә кадәр участоклар белән экология, урбанистика, заманча мәдәният өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм блогерлар эшләячәк, шулай ук программада сексуаль көчләү һәм гендер тигезсезлеге мәсьәләләре билгеләнгән.