ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак

2020 елның 10 июле, җомга

Чәршәмбе көнне, 22 июльдә, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгында 2020 елның 1 яртыеллыгында ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау мәсьәләсе буенча министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Утырышта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International