Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазифасына ачык конкурс игълан ителәчәк

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазифасына ачык конкурс игълан ителәчәк. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттаховның Яр Чаллыга эш сәфәре һәм аның шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашуы кысаларында шундый килешүгә ирешелде.

"Яр Чаллы кебек  шәһәрдә яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы позициясе – Татарстанның яшьләр сәясәте өлкәсендә мөһим позиция. Бу үз-үзеңне күрсәтү генә түгел, ә яшь кешеләр өчен әһәмиятле проектлар булдыруда катнашу, Татарстан үсешенә үз өлешен кертү өчен бик шәп мөмкинлек. Иң талантлы һәм битараф булмаган кешеләрне көтәбез", - дип ассызыклады Дамир Фәттахов. Министр конкурста катнашу шартлары бик тиздән билгеле булачак, дип ышандырды.

Мэр Наил Мәһдиев Чаллыда ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты үрнәге буенча яшьләр парламенты булдыру тәкъдимен хуплады. Яшьләр үз мәнфәгатьләрен парламентта яклаучыларны үзе сайлый алачак. Яшь депутатлар составы сайлау юлы белән билгеләнәчәк.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Яр Чаллыда шәһәр Мэры исеменнән яшьләр өчен ел саен уздырыла торган грантлар конкурсы үткәрү турында да хәбәр иттеләр.

«Без Чаллыда талантлы, креатив һәм актив яшьләрнең күп булуын беләбез. Мэрның мондый ярдәме аларга үз – үзләрен күрсәтергә ярдәм итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International