Киберпространство, вокал студиясе һәм public talk өчен шоу-зал: Яр Чаллы яшьләр үзәкләре ничек булачак

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Яр Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә булды.

«Яр Чаллыда республикада иң эре яшьләр үзәкләренең берсе, һәм алар монда иң күп. Дүрт зур үзәк-ул муниципалитетның да, шәһәр яшьләренең дә зур казанышы. Безнең бурыч-алар яшь кешеләр өчен актуаль булсын»,-дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.

Яшьләр үзәкләрен яңарту проектларын эшләүдә яшь архитекторлар катнаша. Тәкъдим ителгән карарлар, үз чиратында, объектларның киләчәк тулылыгы концепциясенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International