Бүген, 21 июльдә Алексеевск районының Биләр тыюлыгында «Сәләт» - Media biler forum IX Халыкара яшьләр белем бирү форумының өченче сменасы старт алды. Смена социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле инструментларны, шулай ук радио һәм телевидениенең эш нечкәлекләрен өйрәнүгә һәм үзләштерүгә юнәлдерелгән. Форум яшь журналистларны, блогерларны гына түгел, алар белән турыдан – туры хезмәттәшлек итүчеләрне дә берләштерә-бу креатив директорлар һәм бренд-менеджерлар.
Бу смена кысаларында катнашучыларны белем бирү сессияләре һәм алдынгы экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар, дискуссия мәйданчыклары, практик һәм иҗади биремнәр көтә. Һәр катнашучы практикада алган белемнәрен һәм күнекмәләрен куллана алачак.