Яшьләр эшләре министрлыгы яшүсмерләр өчен Minmol Teens программасын тәкъдим итә

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Концепциясе Minmol.teens ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында фикер алыштылар.

Министр Дамир Фәтәхов сүзләренә караганда, яшүсмерләр белән диалогта булу өчен, аларның кыйммәтләрен аңларга, фикер лидерларын белергә, соңгы тенденцияләрдән хәбәрдар булырга кирәк.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Анастасия Аксенова аңлатканча, Minmol.teens-ул кагыйдәләр җыелмасы, яшүсмерләр белән ничек эшләргә кирәк икәнен аңлатучы белешмә. Сентябрьдә әлеге программаны тормышка ашыру республиканың алты районында "пилот" режимында планлаштырылган. Яшүсмерләр клублары базасында фикер лидерларын җәлеп итеп дискуссия мәйданчыклары, дебатлар клублары, актуаль яшүсмерләр темаларына митаплар эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International