Татарстан Республикасы - "игелекле эшләр төбәге" конкурсы җиңүчесе

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы доброволецлыкка ярдәм итү буенча проектларны тормышка ашыру өчен 609 800 сум акча алачак. «Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган «Игелекле эшләр төбәге»Бөтенроссия конкурсында җиңү өчен шундый бүләк.

Татарстан инде икенче тапкыр җиңүчеләрнең берсе. Республикадан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы заявка бирде. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабын узгач, татарстанлылар эксперт комиссиясе каршында уңышлы чыгыш ясадылар, аның составына федераль министрлыклар, югары уку йортлары вәкилләре, эре бөтенроссия иҗтимагый оешмалары һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International