Алабугада яшьләр эшләре буенча идарә булдырылды

2020 елның 24 июле, җомга

Алабугада яшьләр эшләре буенча идарә булдырылган. Ул Татарстанда бу өлкәдә 12 нче район идарәсе булды (хәзер республикада яшьләр эшләре буенча 12 орган, яшьләр эшләре һәм спорт буенча 18 орган, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча 16 орган эшли).

Исегезгә төшерәбез, быел Яшел Үзән, Питрәч районнарында, Яр Чаллыда мөстәкыйль бүлекләр оештырылды, Актаныш районында Яшьләр эшләре буенча начальник урынбасары ставкасы өстәлә, Бөгелмә районында яшьләр һәм спорт бүлекләрен бүлү буенча эш алып барыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International