Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы психологик хезмәтләре эшчәнлеген исәпкә алу һәм статистик хисапның цифрлы платформасын булдыру буенча киңәшмә узды

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты, кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук психологик бергәлек ярдәмендә республикада халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла.

Системаны формалаштыруда өстенлекле ихтыяҗларның берсе-статистик хисапның цифрлы платформасын булдыру һәм Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм күрсәтү системасының психологик хезмәтләре эшчәнлеген исәпкә алу.

Хәзерге вакытта психологик хезмәтләрнең эшен конкретлаштыру, аларның проблемалы мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук психологларның һөнәри эшчәнлеген синхронизацияләү максатыннан ведомство психологларының унификацияле эш документлары эшләнә, аларның эш юнәлешләре билгеләнә. Бу эш документациясе цифрлы платформа нигезенә салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International