28-30 август көннәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Президент грантлары фонды һәм «Урам» иҗат берләшмәсе ярдәме белән Казанда брейк-данс һәм граффити «COMBOnation X2»халыкара турниры финалын уздыру планлаштырыла.
COMBOnation-Татарстанның иҗат яшьләре өчен иң көтелгән вакыйгаларның берсе. Брейкинг турнирларыннан тыш, катнашучыларны һәм тамашачыларны граффити-баттллар, бию мастер-класслар һәм профессиональ артистлар белән әңгәмәләр көтә. Чараның кульминациясе «COMBOnight»электрон музыка фестивале булачак.