Татарстан өченче ел рәттән «Буыннар эстафетасы» бөтенроссия проекты лидерлары рәтендә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Кичә «Буыннар эстафетасы» бөтенроссия проекты лидерларын бүләкләү тантанасы узды. 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия проектында Татарстан, Воронеж, Калининград, Кемерово, Новгород һәм Сахалин өлкәләре җиңү яулады.

Республика биш ветеран оешмасы (Татарстан Республикасы ветераннар (инвалидлар) берлеге, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) Советы, Татарстан Геройлары, Сугышчан туганлык һәм Татарстан Республикасы әфганчылар берлеге) һәм «Җиңү волонтерлары»ТРБ арасында остазлык эшчәнлегендә нәтиҗәле эшләүләре өчен бүләкләнде.

Проектны тормышка ашыру кысаларында ветераннарны котлау, уку йортларында чыгыш ясау, һәйкәлләр ачу һәм уртак тантаналы чаралар исәпкә алынды, шунда ук «Ветеран-онлайн» проекты да кертелде. Шулай ук шефлыкка алынган оешмалар, ветеран-остазлар (яшьләр-остазлар) әзерләү өчен үткәрелгән белем бирү семинарлары, проектның җәлеп ителгән партнерлары саны һ. б. күрсәткечләр игътибарга алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International