«Таврида» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумында яңа в мәдәниятнең өченче антимәктәбе тәмамланды. Татарстаннан 3 кеше катнашты. Шуларның берсе – Екатерина Манько-үзенең «җиңү буяулары»проектын тормышка ашыру өчен грант конкурсы нәтиҗәләре буенча 1 200 000 сум акча алды.
Проект 50 яшь рәссамның катнашуын күздә тота. Алар Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын ясыйлар. Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә картиналар күргәзмәсе оештырылачак, ә портретлар ветераннарга бүләк ителәчәк. Барлыгы 292 әсәр иҗат ителәчәк.