Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәткәрләрне аттестацияләү

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәткәрләрне аттестацияләү, хезмәткәрнең һөнәри компетентлыгы дәрәҗәсенең биләгән вазыйфасы буенча квалификация таләпләренә туры килүен билгеләү, белем дәрәҗәсен күтәрү һәм аны үстерүне стимуллаштыру, һөнәри бурычларны үтәгән өчен шәхси җаваплылыкны арттыру максатларында гамәлгә ашырыла.

Аттестация Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү шартлары турында» 2018 елның 14 августындагы 665 номерлы карарында күрсәтелгән вазыйфаларны биләүче Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәткәрләр өчен үткәрелә.

3 августтан 1 сентябрьгә кадәр Казан шәһәре, Коләхмәтов ур., 21 адресы буенча урнашкан «Республика яшьләр,инновацион һәм профилактик программалар үзәге» ДБУдә аттестация узу өчен аттестация документларын кабул итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International