«Яшьләр вакыты» автобусы Татарстан буйлап сәяхәткә китте. Аның пассажирлары һәм баш оештыручылары-республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре. Акция узган елгы турның "апгрейды" булачак..Анда катнашучылар барлык районнарда да булдылар һәм җирле яшьләр белән очрашулар уздырдылар. Очрашуда яшь кешеләр ачык ял урыннары, яшьләр үзәкләре, иҗади студияләр һәм районнарда эшкә урнашу өчен ресурслар булдыру турында фикер алыштылар.
Быелгы автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты»концепциясе кысаларында узачак. Һәр шәһәрдә «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты оештырылачак, анда яшьләр уңышлы проектлар, Татарстанга кайткан кешеләр турында ишетәчәкләр, шулай ук грантлар алуга гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачаклар.