Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетына катнашучыларның һәм волонтерларның гаризаларын кабул итү төгәлләнде. Ул 21-27 сентябрьдә Казанда узачак һәм үз мәйданчыкларында бөтен Россиядән катнашучылар, волонтерлар, кунаклар һәм экспертларны җыячак.
Слетта катнашу өчен Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 1577 гариза, Татарстан студентларыннан 252 гариза бирелгән. Алар барысы да-студентлар берләшмәсе вәкилләре, студентлар клублары әгъзалары һәм җитәкчеләре, авторлар, Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар җитәкчеләре һәм катнашучылары.
НЛСК слетында илнең 75 регионыннан 540 кеше катнашырга теләк белдергән. Алар вакыйганы оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләр берничә юнәлеш буенча эш алып барачак