Казанлыларны «Ргокадры» Бөтенроссия проектында катнашырга чакыралар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Казанлылар «Ргокадры» Бөтенроссия проектында катнаша ала. Проект дәүләт хезмәте өлкәсендә яшь белгечләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән, федераль башкарма хакимият органнарында финалистларны укыту һәм стажировка узу күздә тотыла.

«Ргокадры» проектын 2019 елдан РФ Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе ТР Хөкүмәте ярдәмендә яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык белән берлектә тормышка ашыра. Анда югары белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның яшь белгечләре катнаша ала.

Проект дәүләт хезмәте өлкәсендә эшләү өчен талантлы яшьләрне ачыклау һәм алга этәрүгә ярдәм итә.

«Әлеге проектның уникальлеге-катнашучылар дәүләт хезмәтендә эшләү буенча тере практик тәҗрибә, яңа файдалы танышулар алалар, шулай ук төбәкләрдә эшләү өчен кирәкле профессиональ һәм эшлекле сыйфатларны яңа дәрәҗәдә шомарталар», - дип сөйли Россия Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International