Бүген, 11 августта, «Идел» яшьләр үзәге базасында Лаеш районында «Алтын Каләм - Золотое перо»XXV республика балалар, яшүсмерләр, яшьләр матбугаты фестивале ачылды.
Ачылу тантанасында фестивальгә нигез салучыларның берсе-Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министр урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасы «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова, «ШАЯН ТВ» телеканалы башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Лия Заһидуллина катнашты.