Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында яңа лагерьның әзерлеген тикшерде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген, 12 августта, Халыкара яшьләр көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында яңа «Аргамак» сәламәтләндерү лагерендә булды. Аны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар озата йөрде. Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карап чыкты, административ һәм йокы корпусларында булды, алар инде балаларны кабул итәргә әзер. Лагерь Татинвестгражданпроект белгечләре проектлаган һәм 90 урынга исәпләнгән һәм этно-милли туризмны, Татарстан Яшьләр эшләре  министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «милли-мәдәни» концептуаль проекты кысаларында милли – мәдәни проектларны үстерү өчен терәк мәйданчык булачак. Төзелешкә барлыгы 230 миллион сумнан артык акча тотылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый проектлар Татарстан Республикасында яңа лагерьлар төзегәндә кулланылачак. Рөстәм Миңнеханов лагерь инфраструктурасы сыйфатын һәм аның тышкы кыяфәтен билгеләп үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International