Татарстан лагерьларында 33 меңнән артык бала ике сменада ял итте

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстанда 2020 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе дәвам итә, ул 1 июльдә старт алды. Аны эшләтеп җибәргәннән соң, республика лагерьларында 33 меңнән артык кеше сәламәтләндерелде: беренче сменада - 14 меңнән артык, икенче сменада-19 меңнән артык бала һәм яшүсмер.

Татарстанда балалар ялын оештыру системасы профильле сменалар форматында тормышка ашырыла. Сменалар белем бирү, иҗат, спорт, патриотик, экологик темаларга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International