Бүген яшь кандидатларга ярдәм итү өчен оештырылган «Яшьләр вакыты» Яшьләр сайлау алды штабы эшенең икенче уку-укыту этабы башланды. Ике меңгә якын яшь кеше ай дәвамында топ экспертлардан һәм блогерлардан укыячак. Белем бирү программасына ТР Яшьләр министры Дамир Фәттахов старт бирде.
Дамир Фәттахов яшь кандидатлар белән муниципаль сайлауларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.