Киновед Кирилл Разлогов рәислегендәге экспертлар советы "Алтын тәлинкә" га дәгъва кылучылар исемлеген атады. Лауреатларны бүләкләү тантанасы Россия киносы көнендә, 27 августта, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән узачак. Тантананың мәгълүмат партнеры-Business FM радиосы. Моннан тыш, һава шартлары мөмкинлек бирсә, бу кичтә «юл радиосы»ярдәмендә open-air мәйданчыгында бу елның иң яхшы фильмнарын күрсәтү планлаштырыла.