"Роскультцентр " яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән рус телендә язучы яшь авторлар өчен милли премиягә заявкалар кабул итә.
Анда катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге прозаиклар, шагыйрьләр һәм сценаристлар чакырыла. Гаризалар «нәфис китап» («Детектив», «Фантастика», «Проза», «Поэзия» юнәлешләре), «Балалар китабы», «Нонфикшн», «Дебют» һәм «Киносценарий»номинацияләре буенча кабул ителә. Конкурста катнашучылар шулай ук әдәбият сервисыннан «электрон китап» номинациясе кысаларында махсус приз ала алачаклар. Премиягә моңарчы басылып чыккан әсәрләр дә, шул исәптән самиздат та дәгъва итә ала.