ТР Балтач районындагы «Хыял» яшьләр үзәге президент программасы кысаларында капиталь ремонттан соң кабат ачылды. Ачылу тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.
Дамир Фәттахов район халкын яңа объект ачылу белән котлады һәм әлеге мәйданчыкның төрле яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиешлеген ассызыклады.
«Хыял» яшьләр үзәге 1998 елда төзелгән бинада урнашкан һәм ремонт эшләрен башкаруга мохтаҗ. Аның мәйданы-1000 квадрат метр, үткәрү сәләте 280 кеше тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, ремонт башланганчы, эшче төркемнәр район яшьләреннән анкета сораштырулар һәм алар белән иҗтимагый тыңлаулар үткәрделәр. Нәтиҗәләр буенча яшьләр үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре һәм яшьләр өчен функциональ зоналарга ихтыяҗ билгеләнде. Дизайн һәм планлаштыру яшьләр сәясәте объектларын яңарту институтының Татарстанның яшь архитекторлары тарафыннан эшләнгән.
«Хыял» яшьләр үзәгендә яшәүчеләр соравы буенча коворкинг зоналары, күпфункцияле зал (дискозал, мини-кинотеатр), спорт залы, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җиһазландырылган бина өстәмә рәвештә урнашкан. Үзәк районның иҗтимагый яшьләр берләшмәләре урнашкан урынга әйләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап республика программалары кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 110 яшьләр объекты ремонтланган. Быел яңарту 17 яшүсмерләр клубында, 10 балалар лагерендә, 6 яшьләр үзәгендә бара.