Татарстан Президенты һәм РФ вице-премьеры Казанда «Юлдаш» яшьләр үзәген ачтылар

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Юдино бистәсендәге «Юлдаш» Казан яшьләр үзәген яңартудан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачтылар. Аларны Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов озата йөрде. Яшьләр үзәге 1993 елда эшли башлый һәм «Вертикаль» исемен йөртә, хәзерге вакытта аның исемен «Юлдаш»дип үзгәртү турында карар кабул ителә. Бүген учреждение үзенең килүчеләре өчен кабат ишекләрен ачты. Үзәктә төрле секцияләр эшли: гамәли сәнгать, спорт, хореография, вокал буенча дәресләр һәм башкалар. Бинада тау туризмы өчен зоналар, скалодром, ниндзя-трасса, тир, универсаль зал, чаралар үткәрү өчен зал, коворкинг урнаштыру планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International