Казанда татар яшьләре көннәре: 180 делегат, татар теле дәресләре, мастер-класслар, проектлар презентациясе

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре бу елны 30-еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге чара бүгенге көндә дә актив яшьләрне туплап тора.

2020 елның 2-6 сентябрь көнннәрендә чираттагы Татар яшьләре көннәре узачак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

30-еллык тарихы булган әлеге чара яңа татар оешмалары, гаиләләре барлыкка килүгә сәбәпче булды. Илебезнең төрле регионнарында һәм чит илләрдә йөзләгән татар оешмасы, 40тан артык татар гаиләсе барлыкка килгән. Төрледән-төрле проектлар туып тора. Әлеге көннәрнең зур роль уйнавы бу фактлардан гына да күренеп тора.

Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан 180 делегат җыелыр дип көтелә. Катнашучыларны кызыклы программа, лекцияләр, кичке чаралар, проектлар белән танышу көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International