Татарстанның яшь авторларын «Молодые таланты - Яшь талантлар» конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Үзешчән театрлар өчен «Молодые таланты - Яшь талантлар» конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. Конкурс Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга - субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче иҗади проект кысаларында үткәрелә.

Анда катнашу өчен төрле иҗади тәҗрибәләре булган яшь авторлар чакырыла, аларга үз пьесаларын җибәрергә кирәк булачак.

Конкурсның төп идеясе һәм мөһим критерийларның берсе –пьесада татар халкының гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен һәм милли мәдәниятен чагылдыру.

Конкурста барлыгы 4 номинация: балалар өчен татар телендә пьеса, балалар өчен рус телендә пьеса, татар телендә пьеса, рус телендә пьеса.

Конкурста 35 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала.

Конкурска гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр оештыручының электрон адресына кабул ителә: tatrf@mail.ru. Эшләрне «Пьесалар конкурсы» тамгасы белән җибәрергә кирәк.

Конкурсның шартлары «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» сайтында урнаштырылган: https://fnkat.tatarstan.ru/

Конкурсның Нигезләмәсе: https://fnkat.tatarstan.ru/index.htm/news/1800527.htm

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International