Кремль яр буенда «Таба» фольклор музыкасы фестивале узды. Фестиваль «ЭтноСтартапФорум» проекты — Татарстан халыклары мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән Яшьләр эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү һәм аларны алга этәрү буенча беренче республика форумының соңгы чарасы булды.
Биредә этномаркет, лофт-зоналар оештырылды, шулай ук заманча мөхиттә традицион мәдәниятне үстерү темасына open talk узды.
Этнофестивальнең иң уникаль предметы - Илдар Гыймадиевның кулдан җитештерелгән варганы, ә иң үзенчәлекле дуэт - диджей һәм халык фольклорын башкаручылар Dj BubbleGum һәм FolkArt дуэты танылды.
«Бүген бу мәйданчыкта безгә уникаль һәм креатив проектлар тәкъдим иттеләр. Беренче чиратта моның яшьләр өчен актуаль булуы мөһим. Тәкъдим ителгән лейблларның һәм проектларның потенциалы зур һәм милли музыканы чит илләр белән бертигез дәрәҗәдә тыңлар өчен барлык шартлар да бар. Жанрларның күптөрлелеге һәм мәдәни тамырлар белән элемтә-киләчәк уңышлар өчен яхшы нигез. Ышанам, проектлар яшьләр инициативаларын продюслаштыруның нәтиҗәле форматына әверелер», - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов.
Чарага килгән барлык кешене өчпочмак белән сыйлаган Enaecash татар рэперы тамашачылар фикеренчә иң яраткан җырчы дип аталды. Чыгыш вакытында иң күп биючеләрне җыйган, салкынга чыдам төркем - Казаннанның «Хмельная ворга» фолк-рок төркеме булды, иң гадәти булмаган этно-панк – Маридан килгән «у Ен» фолк-төркеме. Иң күп милләтле төркем - Казанның «Zakaria» фолк – төркеме, ә «Alpar» фолк-төркеме моңы белән үзенә бөтен хатын-кызларны гашыйк итте.
Исегезгә төшерәбез, проект республика яшьләр эшләре министрлыгының «Национальное акутальным» проект офисы кысаларында тормышка ашырыла. Биредә экспертлар катнашучыларны этник продуктларны һәм хезмәтләрне формалаштыру һәм алга этәрү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Моннан тыш, алар реаль эшләүче проектларның механикасына карап, эшләүчеләр белән формаль булмаган аралашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Моннан тыш, милли-мәдәни берләшмәләрнең актив вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр алдында OZON Идел буе директоры Рөстәм Касыймов, «ТР туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Дилбәр Садыйкова, «Марий Эл Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы» җитәкчесе Дмитрий Васенин, «Емелины Печи» әзер мичләр остаханәсенең җитәкчесе Роман Дементьев, «Tolstoywear» тегү производствосына нигез салучы һәм аның генераль директоры Михаил Кузнецов, «Unnamed» дизайн-студиясенә нигез салучы һәм креатив директор Владимир Эйналиев чыгыш ясадылар.