Онлайн-тавыш бирү бүген, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының вәкиллекле органнары каршындагы Яшьләр парламентларына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелә. Кандидатлар өчен тавышны 14-35 яшьлек Татарстан халкы бирә ала.
Онлайн-тавыш бирү районнар буенча үткәрелә-сайлаучылар яшәгән районның муниципаль Яшьләр парламентына сайланучы кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталыннан авторизацияләнгән кулланучылар гына катнаша ала. Үз тавышыңны бирү өчен "ТР халкының сораштырулары" бүлегенә керергә һәм "Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү"не сайларга кирәк. Тавышны бер генә тапкыр яисә бер яки берьюлы берничә кандидат өчен бирергә мөмкин. Тавыш бирү 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Яшьләр парламентларына мең ярымнан артык кеше кандидат булып тора. Кандидатларның күбесе, традиция буенча, Казанда һәм Чаллыда теркәлгән,ә менә Әтнә һәм Мөслим районнарында яшьләр парламентына теркәлгәннәр саны иң азы.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның һәр муниципаль районында Яшьләр парламенты барлыкка киләчәк - тиешле карарлар муниципаль советлар тарафыннан кабул ителгән инде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллыда Яшьләр парламентын булдыру турында килешүгә ирешкәннәр иде, ә Казан шәһәре Думасы депутатлары соңгы сессиядә Казанда Яшьләр парламентын булдыру турындагы карарны расладылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер ел элек дәүләт хезмәтләре порталында онлайн - тавыш бирү белән Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты сайланды, соңрак аның рәисе итеп Татарстан Республикасы әниләр берлеге лидеры Нина Шимина сайланды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Яшьләр муниципаль парламентларына гаризалар кабул итү 17 июльдә, Яшьләр сайлау алды штабы ачылу белән бергә башланып китте. 18-35 яшьлек ике меңгә якын татарстанлы үз көчләрен кандидатлар сыйфатында сынап карарга теләгән. "Яшьләр вакыты" штабы эше кысаларында алар өчен белем бирү программасы оештырылды, аның ярдәмендә кандидатлар актуаль сәяси технологияләрне һәм сайлаучылар белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнәләр, халык алдында чыгыш ясарга һәм көчле бренд төзергә өйрәнәләр.