Бүген, 2 сентябрьдә, «Юлдаш» яшьләр үзәгендә Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатлар дебатларда көчләрен сынап карадылар. Дебатларда катнашырга теләк белдергән 150 кандидатның 8е генә соңгы этапка үтте. Кандидатларның чыгышын Казан шәһәре Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча Даими комиссиясе рәисе Евгений Чекашев, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Динара Хәлимдарова бәяләде.
Булачак депутатларга хәзерге җәмгыятьтә белем бирүнең, шулай ук яшьләр сәясәтенең кирәклеге турында фикер алышырга тәкъдим иттеләр. Дебатларда катнашучылар финанс грамоталык һәм гаилә белеме кебек фәннәрне аерым дисциплиналар сыйфатында кертү кирәклеген билгеләп үттеләр. "Балалар ял итә белми" дигән тема да читтәз калмады.
«Бәлки, бу шактый сәер яңгырыйдыр, әмма заманча балалар ял итә белми. Ягъни аларга һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк. Бәлки, хәзер бу хәтта начар түгелдер, әмма үсеп килүче организмга нинди йөкләнеш, балага кайчан үсәргә соң? Бу бит даими стресслар һәм хәтта депрессия дә» – дип сөйләде «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры Лиана Пахарева.
Иң күп бәхәсләрне югары белем бирү кирәклеге темасы тудырды – кайбер кандидатлар эшкә урнашканда, белем һәм эчке мотивация күбрәк әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, 27-31 августта Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларына 150гә якын кандидат Zoom платформасында онлайн-дебатларда катнашты, шуларның 8-се генә иң яхшысы булып билгеләнде.
Татарстан Республикасының калган районнарының яшьләр парламентларына кандидатлар шулай ук дебатларда көчләрен сынап карый алалар – бүген кич белән алар өчен дискуссияләр онлайн форматта узачак. Онлайн дебатларда һәркем катнаша ала, моның өчен бары тик гариза җибәрергә кирәк. Моннан тыш, быел татар телендәге кандидатлар үз позициясен туган телләрендә дә белдерә алачак – 2 һәм 4 сентябрьдә онлайн дебатлар татар телендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, 18-35 яшьлек ике меңгә якын татарстанлы Татарстан Республикасының яшьләр парламентларына кандидатлар булырга теләгән иде. «Яшьләр вакыты» сайлау штабы эше кысаларында алар өчен белем бирү программасы оештырылды, аның ярдәмендә кандидатлар актуаль сәяси технологияләрне һәм сайлаучылар белән эшләү үзенчәлекләрен, халык алдында чыгыш ясарга һәм көчле бренд төзергә өйрәнәчәкләр.