«Костер» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге «Созвездие – Йолдызлык» ның база мәйданчыгы булачак

2020 елның 4 сентябре, җомга

Балалар лагерьларын яңарту программасы буенча эш кысаларында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов Биектау районында урнашкан «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә күчмә киңәшмә үткәрде.

Хәзер бу балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль, лидерлык, иҗади һәм физик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән тематик программаларны эшләү һәм тормышка ашыру үзәге. Ә яңартылганнан соң, әлеге үзәк базасында «Созвездие – Йолдызлык»хәрәкәтенең ел әйләнәсендә эшләгән мәйданчыгы булдырылачак. Шәһәр читендә урнашкан иң кирәкле лагерьларның берсен зур үзгәрешләр көтә. Шулай ук. очрашу кысаларында лагерь концепциясе тәкъдим ителде.

Мәсәлән, мәйданчыкта иң яхшы локаль иҗат проектларын берләштерергә, яшь креатив җәмәгатьчелекне үстерү өчен уңайлы шартлар булган күп функцияле экосистема булдырырга тәкъдим ителде. «Созвездие – Йолдызлык» балалар үзәгендә иҗат концертлары, танылган кешеләр белән очрашулар, күргәзмәләр һәм перформанслар үткәрү планлаштырыла. Мәйданчык төбәк яшьләренең иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итәчәк һәм Татарстан халкы һәм кунаклары өчен үзенә тартып тору үзәгенә әйләнәчәк.

Корпус капиталь ремонтланачак, шулай ук концепция кысаларында яңа торак бина төзергә тәкъдим ителде.

Территорияне төзекләндерү буенча планнар да яңгырады: биредә заманча кече архитектура формалары барлыкка киләчәк, урам утлары яңартылачак, яңа актлар залы төзү һәм спорт чаралары өчен мәйданчык булдыру планлаштырыла.

"Модернизациядән соң «Костер» лагере ил күләмендә иң заманча һәм функциональ сәламәтләндерү-белем бирү лагерьларының берсе булачак. Бу «Созвездие – Йолдызлык» фестивале мәйданчыгы була, ул менә 20 ел инде талантлы балалар белән эшли. Без ышанабыз, яңартылган, сыйфатлы яңа мөхит аркасында, сменаларга ихтыяҗ тагын да зуррак, талантлы балалар һәм яшүсмерләрнең һәрьяклап үсеше ягыннан тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булыр», –  дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.

Лагерьда шулай ук иҗади остаханәләр, кинокомплекс, спорт комплексы, актлар залы һәм медицина пункты төзелеше, мунча-кер юу комплексын ремонтлау планлаштырылган.

"Костер"ның спорт инфраструктурасы да  яхшырачак: ачык футбол кырын реконструкцияләү һәм ел әйләнәсендә эшләгән ябык кыр төзү планлаштырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләрнең теләкләрен исәпкә алган концепция һәм архитектура карарлары, төзелеш нормалары яшь архитекторлар тарафыннан эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «ЛЕТО– ДЕТЯМ» лагерьларын яңарту программасы старт алды. Биш ел дәвамында республикада 94 объект ремонтланачак һәм төзеләчәк, шуның аркасында Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендә заманча лагерь барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта сүз корпусларны ремонтлау турында гына түгел, ә территорияне төзекләндерү, спорт мәйданчыкларын урнаштыру, коммуналь челтәрләрне яңарту турында да бара. 2019-2020 елларда 23 балалар сәламәтләндерү лагере капиталь ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International