ТР Яшьләр муниципаль парламентларына кандидатлар сайлауның беренче көнендә өч меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

2020 елның 4 сентябре, җомга

Яшьләр ТР муниципаль парламентына тавыш бирү кампаниясенә йомгак ясалды. ТР муниципаль районнарының вәкиллекле органнары каршындагы Яшьләр парламентларына депутатлыкка кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирү 1 сентябрьдә башланды. Тавыш бирүнең  беренче көнендә генә өч меңнән артык сайлаучы үз тавышларын үзләре яшәгән район кандидатлары өчен бирде. Иң активлары –  Әлмәт районы һәм Чаллы шәһәре халкы.

Исегезгә төшерәбез, онлайн-тавыш бирү районнар буенча үткәрелә — сайлаучылар яшәгән районның муниципаль Яшьләр парламентына сайланучы кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Республика халкы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кандидат өчен үз тавышларын Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында бирә ала. Тавыш бирү бары тик авторизацияләнгән кулланучылар өчен генә мөмкин. Тавыш бирү процедурасы 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

Хәзер кандидатлар «Время молодых» Яшьләр сайлау штабы оештырган икенче, белем бирү этабында катнашалар. Көн саен 500гә якын катнашучы онлайн режимда әйдәп баручы белгечләрдән һәм халыкара экспертлардан лекцияләр һәм вебинарлар карый, шулай ук дебатларда катнаша. Алга таба алган белемнәр яшь депутатларга сәяси көн тәртибен, яшьләрнең ихтыяҗын аңлап, дөрес итеп формалаштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International