«Время молодых» автобус туры инде бер ай Татарстан районнары буйлап сәяхәт итә һәм яшьләр белән очрашулар үткәрә. Һәр районда «Наш район – образ будущего» стратегик сессияләре уза, анда активистлар районнарны үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итәләр. Кичә Әлмәт районында «Время молодых – время возможностей» яшьләр акциясе кысаларында ачык дискуссияләрнең берсе булды, әлеге чарада ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Дискуссиядә катнашучылар министрга үз идеяләрен тәкъдим иттеләр, алар арасында –автоматлаштырылган билет сату системасын булдыру, QR-код ярдәмендә юл йөрү өчен түләү системасын ясау, пассажирлар йөртү системасын гадиләштерү, өлкән кешеләргә ярдәм итү, җирле истәлекле урыннарны төзекләндерү һәм иҗади коллективларны үстерү проектлары.
Экспертлар фикеренчә, иң яхшы проект «MIU STUDIO» булды, идея рухландыручысы – Карина Фазлыева. Аның сүзләре буенча, аңа моңа кадәр бу юнәлештә үзләрен беркайчан да сынап карамаганнар да мөрәҗәгать итә ала. «Мин рәсем ясау буенча бушлай мастер-класслар үткәрергә һәм һәр елны “непрофессионаллар” күргәзмәсен оештырырга телим. Еш кына андый кешеләр шундый шедеврлар ясыйлар", – дип уртаклашты проект авторы.
«Барлык идеяләр – кызыклы гына түгел, ә кирәкле һәм файдалы да, аларны эшләтеп җибәрү өчен аларга минималь ресурслар кирәк», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры. Тимур Нагуманов, үз чиратында, барлык проектларны да хуплады һәм тиешле йөкләмәләр бирде.
Дамир Фәттахов фикеренчә, ачыклык һәм диалог форматы – «ышанычлы үсүче тотрыклы валюта». «Без моны үз эшебез буенча яхшы аңлыйбыз, хакимият белән яшьләр диалогы зур нәтиҗәләргә китерә. Безнең коллегаларыбызга бу концепциягә кушылганнары өчен рәхмәт. Бүгенге көн – ул, иң беренчедән, яшьләр вакыты», – дип йомгаклады ул.
Шулай ук эш визиты кысаларында Дамир Фәттахов Тимур Нагуманов белән бергә «У Тукая» һәм «VOZДУХ» яшүсмерләр клубларында ремонт эшләренең барышы белән танышты.
«У Тукая» яшүсмерләр клубында ремонт эшләре төгәлләнү этабында. Биредә уннан артык бүлмә һәм секция бар, алар арасында – Spare time уен залы (өстәл теннисы, аэрохоккей, өстәл уеннары), Solo методик кабинеты (методик эш өчен зона, музыка һәм вокал дәресләре үткәрү мәйданчыгы) һәм столяр эше буенча «Laba» техноковоркингы. Клубта шулай ук «Аниме» изостудиясе һәм «ART-HOUSE» иҗади остаханәсе урнашкан. Ремонт вакытында клубта су һәм электричество белән тәэмин итү системалары алыштырылган, түбә һәм фасад ремонтланган.
«VOZДУХ» яшүсмерләр клубында яңартылганнан соң, яшүсмерләр вакытны формаль булмаган шартларда үткәрә алсын өчен махсус тайм-кафе (уен бүлмәсе) барлыкка киләчәк. Алар карамагында – уен һәм музыка җиһазлары, өстәл футболы, аэрохоккей, шулай ук өстәл уеннары китапханәсе. Аш әзерләү өчен кухня техникасы белән җиһазландырылган фуд-студияне дә төзү планлаштырыла (аш-су әзерләү процессы шеф-пешекче җитәкчелегендә узачак). Шулай ук студиядә төшке аш зонасы да күздә тотыла, анда ял итәргә, үз ризыкларыңны презентацияләргә, башкаларныкын авыз итәргә мөмкин булачак.
«VOZДУХ» клубында заманча көч тренажерлары белән җиһазландырылган спорт залы, заманча биюләрне һәм фитнес-индустриянең яңа юнәлешләрен өйрәнү өчен билгеләнгән хореография залы җиһазландырылачак.
«Яшәү урыны буенча клублар – балаларның һәм яшьләрнең социаль эшчәнлегенең мөһим мәйданчыгы, аларның мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, иҗади камилләшү һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерү өлкәсе. Безгә яшүсмерләр мәнфәгатьләренә эләгү мөһим. Шуңа күрә төп KPI – актив яшүсмерләр саны», – дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.