«Время молодых» штабы 12 сәгатьлек «PEOPLE TALK-ярыммарафон» уздырачак

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

9 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә «Мега» сәүдә үзәге мәйданында беренче 12 сәгатьлек «PEOPLE TALK-ярыммарафон»узачак. Һәр сәгать актуаль темаларга багышланган була, алар арасында: экология, урбанистика, эшмәкәрлек фикерен һәм финанс грамоталылыкны үстерү, мәгарифне трансформацияләү һәм милли мәдәниятне камилләштерү, гаилә кыйммәтләре, көчләү һ.б.

«1000гә якын яшь кандидат тәкъдим ителгән муниципаль Советларга сайлаулар алдыннан без яшьләрдән сораулар пулын формалаштырырга, аларны борчыган темаларны күтәрергә һәм экспертлар белән бергәләп хәл итү юлларын, проектлар уйлап табарга һәм бу юнәлешләр буенча үзгәрешләр кертергә тырышыр идек. Бу формат – безнең социаль челтәрләрдә нәрсә турында фикер алышып кына калмыйча, һәрбер тема буенча үз чишелешләребезне дә тәкъдим итәргә әзер булуыбызны күрсәтү мөмкинлеге», –  дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.

Ярыммарафон экспертлары – Халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин, режиссер Илшат Рәхимбай, «Громкие рыбы» иҗат берләшмәсе, «Безводы» агентлыгы блогеры һәм нигез салучысы Алиса Лисовая, Кабан күле яр буеның җәйге программасы кураторы Лилия Вәлиева, «ТР туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Дилбәр Садыкова, эшмәкәр Михаил Кузнецов, шулай ук үз муниципаль берәмлекләренең яшьләр парламентларына сайланучы яшь кандидатлар.

Ярыммарафон нәтиҗәләре буенча яшьләр тәкъдимнәре белән социаль көн тәртибендәге иң актуаль темалар буенча резолюция формалаштырылачак. Соңрак ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International