7 сентябрьдә «Время молодых» роуд-тур автобусы Түбән Камада булды. Шәһәрдә белем бирү лекцияләре һәм проект сессияләре узды, аларда яшь түбәнкамалылар ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыктан килгән экспертларга һәм район хакимияте вәкилләренә үзләренең 10 проектын тәкъдим иттеләр.
«Безнең яшьләр – төрле. Без инде Татарстанның дистәләрчә районын йөреп чыктык, һәм һәркайда яшьләрнең ихтыяҗлары, идеяләре аерылып тора. Бу бик шәп. Узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, барлык яңгыраган инициативалар тормышка ашырыла», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Анна Захматова.
Түбән Каманың Яшьләр парламентына 21 яшьлек кандидаты Кристина Котелова «МедиаСфера» шәһәр матбугат үзәге проектын тәкъдим итте. Кыз командага фотога төшерү, видеоконтент һәм журналистика кызыклы булган яшьләрне җыярга җыена. Матбугат үзәге җирле чараларны яктыртырга һәм медиа өлкәсендә яшьләр өчен белем бирү программасын оештырырга планлаштыра.
«Белем бирү проекты нәтиҗәләре буенча без махсус фестиваль үткәрергә телибез, анда 15 иң яхшы катнашучыны сайлап алачакбыз. Аларга без җирле массакүләм мәгълүмат чараларында стажировкалар бирәчәкбез», – дип сөйләде Кристина.
Проект сессиясе кысаларында социаль мәсьәләләргә кагылышлы идеяләр дә әйтелде. Активист Булат Әюпов шәһәрдә яшьләр арасында иреклеләр хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән «PRO ДОБРО» проектын, Юлия Большакова тәмәкегә каршы рейв оештырырга тәкъдим иттеләр. Чаралар сериясе кысаларында Юлия сәламәт яшәү рәвешен, тәмәке тартмауны пропагандаларга планлаштыра.
15 яшьлек мәктәп укучысы Мәликә Насыйбуллина роуд-тур өчен иң гадәти булмаган проектларның берсе – спилс-карталарны тиз арада җыю буенча чемпионат тәкъдим итте. Спилс-карта – ул дәүләт һәм төбәкләр территорияләре рәвешендә башкарылган магнит элементлары җыелмасы. Мәликә бу карталарны җыю буенча белем бирү максатларында чемпионатлар оештырырга планлаштыра.
«Время молодых» роуд-туры финиш сызыгына чыкты. Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм Казан – җәдвәлдәге соңгы шәһәрләр. Тулырак мәгълүматны акциянең рәсми сайтында времямолодых16.рф.