«Eurasia Global 2020» Халыкара яшьләр форумы кысаларында Оренбургта Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) белән хезмәттәшлек итү буенча төп чараларның берсе узды. «Россия-ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы эшчәнлегенә багышланган тематик мәйданчык эшендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Яшьләр дипломатиясе академиясе Рәисе, Европа Советының Яшьләр эшләре буенча Консультатив советы әгъзасы Диана Фазлетдинова һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.
Спикерлар ИХО илләренең яшьләр оешмаларын уртак эшкә җәлеп итә торган кейслар турында сөйләделәр. Моннан тыш, дискуссия кысаларында мәдәният ара яшьләр диалогын үстерү темасы да аерым кузгатылды.
Беренче чиратта катнашучылар ИХО тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштылар, аннары экспертлар Татарстан Республикасының бу оешма белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук диалог барышында спикерлар Татарстан яшьләренең ИХО илләре яшьләре белән ничек элемтә урнаштыруы турында сөйләделәр.
Мәйданчыкта шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы тарафыннан яңа проект офисын эшләтеп җибәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Икенче өлештә катнашучылар экспертлар белән бергә Россиянең ИХО илләре белән хезмәттәшлеге картасын формалаштырдылар: хезмәттәшлек аеруча актив бара торган өлкәләрне, кызыклы фактларны, агымдагы мәсьәләләрне хәл итү юлларын билгеләделәр, уңай тәҗрибәләрне һәм трендларны анализладылар.
Аналитик эш алып барганда, катнашучылар Россия регионнарының ИХО илләре белән хезмәттәшлеген үстерү идеяләрен тәкъдим иттеләр, алар проект офисы эшчәнлегенең юл картасы нигезенә салыначак.
«Мин яшьләребезне, яшьләр оешмаларын һәм Ислам институтларын күбрәк үзара аңлашу, хезмәттәшлек һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча партнерлык күперләре төзергә чакырыр идем. «Россия – ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы идарәсенә һәм әлеге искиткеч инициативага үз өлешләрен кертүчеләргә, шулай ук безнең мәйданчык программасын әзерләүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм», - дип билгеләп үтте ИХО яшьләр форумы Президенты Таха Айхан.