Экстремизмны профилактикалау: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм террорчылыкка каршы комиссия аппараты онлайн-форум үткәрәчәк

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Сентябрь ахырында онлайн форматта "Конструктив" форумы узачак, анда Татарстан яшьләре экстремизмны, терроризмны һәм деструктив күренешләрне профилактикалау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, психологлар һәм әлеге проблема белән шөгыльләнүче белгечләр белән фикер алыша һәм, әлбәттә инде, үз проектларына матди һәм административ ярдәм күрсәтә алачак. Форум йомгаклары буенча, иң актив катнашучылар оештыру комитеты тарафыннан  истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк, ә иң перспектив проектлар округ һәм федераль форумнарда катнашу өчен тәкъдим ителергә мөмкин.

Форумда 18-30 яшьлекләр катнаша ала.

Форумда катнашу өчен гаризаны 4-23 сентябрь көннәрендә сайтта тутырырга мөмкин булачак. Катнашучылар исемлеге гаризалар кампаниясе нәтиҗәләре буенча Форум Дирекциясе тарафыннан төзелә.

Форум белем бирү программасын һәм социаль проектлар конкурсын үз эченә ала. Ул 25-28 сентябрьдә узачак, аның кысаларында лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар һәм вебинарлар узачак, аларның максаты – деструктив гамәлләрне кисәтү һәм профилактикалау белән кызыксынган яшьләр белән хакимияте органнары, белгечләр арасында диалог булдыру. Шулай ук форумның әлеге этабы кысаларында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә социаль проектлар конкурсы да узачак. Үсеп килүче модульләрне трансляцияләү ZOOM ярдәмендә башкарылачак, Вконтактта уникаль трансляция оештырылачак.

Форумның йомгаклау этабы 29 сентябрьдә узачак. Бүләкләү ВКС ярдәмендә тере һәм онлайн форматта булачак.

«Конструктив» республика онлайн форумының  катнашучысы электрон сертификат белән бүләкләнә. Җиңүчеләрнең проектлары турында мәгълүмат форумның рәсми сайтында урнаштырылачак atmrt.ru, шулай ук ВКонтакте төркемендә дә карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International