Яшел Үзән яшьләре көчләгән хатын-кызларга ярдәм итәчәк, фәнни җәмгыять булдырачак һәм паркны төзекләндерәчәк

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Республиканың 45 районы буенча «Время молодых» яшьләр роуд-туры ахырына якынлаша. Соңгы пунктларның берсе – Яшел Үзән. Шәһәр яшьләре Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашты.

Яшел Үзәндә узган проект сессияләрендә яшьләр 20дән артык идея тәкъдим иттеләр, алар арасында – мәгарифне, спорт кыйммәтләрен үстерү һәм җәмәгать киңлекләрен яхшырту буенча инициативалар.

14 яшьтән 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Молодой ученый» фәнни җәмгыятен булдыру проекты тәкъдим ителде. Бу идеянең авторы –Евгений Алемасов – шәһәрдә яшьләр арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштыру максатыннан фәнни-гамәли конференцияләр һәм конкурслар үткәрергә тәкъдим итә.

Яшь яшел үзәнлеләр шулай ук Алтынов исемендәге паркны төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр.

Авыр тормыш хәлләрендә хатын-кызларга ярдәм итү проблемасына Яшел Үзәндә яшәүче Веста Калистратова мөрәҗәгать итте. Кыз көчләү кичергән хатын-кызларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү өчен белгечләр төркемен җыярга планлаштыра. Киләчәктә тормышны дәвам итү һәм авыр тормыш хәленнән чыгу күнекмәләрен үзләштерү буенча белем бирү программаларын булдыру планлаштырыла. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры һәм район башлыгы хуплады.

«Бу чыннан да кирәкле тарих. Ул бөтен ил халкы өчен мөһим. Проект ведомстволар арасында эш таләп итә», –  дип билгеләде Дамир Фәттахов.

Моннан тыш, Татарстан Яшьләр эшләре министры барлык проектлар да искиткеч эшләнмәгән булырга мөмкин, әмма моннан курыкмаска кирәк, дип ассызыклады.

«Бәлки, сез ниндидер тыйнак идея әйтерсез. Әмма без мәсьәләләрне киңрәк күреп, сезнең белән бергә, республиканың яшьләр мохитендәге ихтыяҗлардан чыгып, бөтенләй башка проект ясарга мөмкин», – диде Дамир Фәттахов.

Проект сессияләре шулай ук Казанда узды. Экспертлар бик күп креатив идеяләрне билгеләделәр. Мәсәлән, «Enter» җирле басмасы редакциясе яшьләр һәм иҗади һөнәр ияләре арасында мини-футбол проектын үстерергә тәкъдим итте. Инициатива зур бәя алды һәм дистәләгән яшь кешене спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итте. Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештыручылар киләсе елда тагын да зуррак турнир үткәрергә өметләнәләр.

Шәһәрнең башка иҗади индустрияләреннән дә тәкъдимнәр килде: Зөлфия Миңнуллина креатив макияж студиясен ачарга тели. Кыз маякияж аша үзсүзләнү мөмкинлеген массакүләмгә алга этәрергә кирәк дип саный. Үз студиясендә ул кешеләргә стереотиплардан арынырга ярдәм итәргә тели. Ә җирле иҗат эшлеклесе Александр Великий командасы «История современности» фәнни-популяр фестивален оештырырга планлаштыра. Фестивальнең максаты – яшь кешеләр арасында фәнгә кызыксыну уяту.

«Яшьләр вакыты» автобусы маршруты төгәлләнә, картада ике нокта калды: Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре.

Роуд-тур яңалыкларын «Татарстан яшьләре» социаль челтәрләрендә һәм времямолодых16.рф рәсми сайтында күзәтеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International