Яр Чаллының яшьләр эшләре идарәсен 35 яшьлек Айзат Мәхмүтов җитәкләде. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Наш район – образ будущего» проект сессиясе барышында яңа җитәкче исемен яңгыратты. Сессия төзекләндерелгән «Нур» яшьләр үзәгендә узды.
Айзат Мәхмүтов элек Яр Чаллының 21 нче урта белем бирү мәктәбе директоры һәм 29 нчы гимназиясе директоры булып эшләгән. Хезмәт эшчәнлеген Яшьләр идарәсенең яңа җитәкчесе Яр Чаллының 7 нче мәктәбендә география һәм биология укытучысы итеп 2010 елда башлаган. Бер елдан соң ул 56 нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 2013 елда 21 нче мәктәп директоры булып эшли.
«Безнең коллегабызның яңа вазыйфасындагы беренче эш көне «Нур»яшьләр үзәген файдалануга тапшыруга багышланган иде. Минемчә, бу бик мөһим вакыйга. Әйдәгез, аңа уңышлар телик. Хәерле юл сезгә!», – диде мэр.
Дамир Фәттахов сүзләре буенча, яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе эше үзен күрсәтергә генә түгел, ә яшь кешеләр өчен әһәмиятле проектларны булдыруда катнашырга, Татарстан үсешенә үз өлешен кертергә дә мөмкинлек бирә.
«Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы беренче тапкыр ачык конкурс форматында сайланды. Яр Чаллы күп кенә шәһәрләргә үрнәк булып тора, монда һәркем үзе турында сөйли ала һәм иң мөһиме – аны ишетәчәкләр», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министр.
Билгеләп үтик, 20 июльдә Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына ачык конкурс игълан ителде. Конкурсны үткәрү турында карар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттаховның Яр Чаллыга эш сәфәре һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашуы кысаларында кабул ителде.
Постка 25 кандидат дәгъва кылды, алар муниципаль хезмәт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә законнарны белүгә тест уздылар. Тест узган 5 кеше үз программаларын тәкъдир итүгә чакырылган иде. Алар арасында 29-нчы номерлы гимназия директоры Айзат Мәхмүтов, ДЮСШ директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Артем Нәгыймов, «Форпост» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Сергей Пантелеев, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге начальнигы Айрат Сәгъдиев, шулай ук мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлегенең элеккеге башлыгы Рәсим Хафизов бар иде.
5 кандидат та яшьләр эшләре һәм шәһәр хакимияте вәкилләре белән әңгәмә узды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ачык конкурслар үткәрү тәҗрибәсе Яшел Үзәндәге «ПОРТ» яшьләр үзәге һәм Юдино бистәсендәге «Юлдаш» яшьләр үзәге директорын сайлаганда уңышлы булды.